Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 март 2021, 14:41

Юллар хәвефсез булсын өчен

Төбәкләрдә транспорт инфраструктурасын яхшырту өчен өстәмә рәвештә 100 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Төбәкләрдә транспорт инфраструктурасын яхшырту өчен өстәмә рәвештә 100 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

25 февральдә Русия Хөкүмәте утырышында ил субъектлары бюджетларына юл эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүгә бюджетара трансфертлар бирү мәсьәләсе каралды.

Юлларны үстерүгә өстәмә акчаларны 69 төбәккә юнәлтү планлаштырыла. Әйтик, «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга быел тагын 53,8 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла. «Төбәк муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерүгә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы чараларына быел - 16,7 миллиард сум һәм 2022 елда 29,5 миллиард сум бүлү каралган.

"Төбәкләргә барлыгы 100 миллиард сум юнәлтеләчәк, аларның 27 миллиард сумы 58 төбәктә юл полотносын ремонтлау өчен каралган. Узган ел без юл төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирдек, һәм бу, коронавирус пандемиясенә карамастан, 2019 ел белән чагыштырганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде», — дип белдерде Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты 2030 елга кадәр озайтылды.
Фото: putokt.rbsmi.ru
Читайте нас: