Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 март 2021, 12:10

"Милләтнең хатын-кызы" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында тантаналы шартларда «Милләтнең хатын–кызы» V республика конкурсына йомгак ясалды.

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында тантаналы шартларда «Милләтнең хатын–кызы» V республика конкурсына йомгак ясалды.

Инде традициягә әйләнгән бәйрәм чарасы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узды. Анда республиканың иң актив, чагу, эшлекле хатын-кызларын хөрмәтләделәр.Бәйрәмнең беренче өлешендә 200 хатын-кыз бүләкләнде, ә зур сәхнәгә 10 номинациядә 60 хатын-кыз чыкты.

«Хатын-кыз — милләт анасы» проектының инициаторы һәм җитәкчесе —
"Башкортстанның башкорт хатын-кызлары җәмгыяте" хатын-кыз статусын үстерү һәм аның җәмгыятьтәге ролен активлаштыру төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина.

«Быел безнең конкурс бишенче тапкыр уздырыла, безнең кечкенә юбилеебыз. География, катнашучылар саны елдан-ел арта бара, оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр дә, катнашучылар да арта. Ел саен безгә Русия төбәкләреннән бик күп делегацияләр килә, быел БДБ илләреннән дә делегацияләр бар. Төп максат - җәмгыятькә актив, эшлекле хатын-кызлар, күпбалалы аналар, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләребез, хатын-кызлар хәрәкәте активистларын күрсәтү. Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте киләсе елга бу конкурсны Бөтенрусия күләмендә уздырырга планлаштыра", — дип билгеләп үтте Гөлнур Колсарина.

Бу чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.

Фото: bashinform.ru.Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Mill-tne-hatin-kizi-konkursi-i-chel-re-bilgel-nde-700114/
Читайте нас: