Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 март 2021, 11:46

Онкодиспансерда уникаль комплекслар эшли башлады

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина оешмаларына заманча җиһазлар кайтарылу дәвам итә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина оешмаларына заманча җиһазлар кайтарылу дәвам итә.
Шушы көннәрдә Республика клиник онкология диспансерында ике заманча нурланыш терапиясе комплексы эшли башлады. Югары технологияле җиһаз сәламәт тукымалар өчен дозаны киметү мөмкинлеге бирә. Медицина учреждениесенең баш табибы Адель Измайлов билгеләвенчә, барлык энергияләр өчен дозаның югары куәте теләсә нинди күләмдәге, формадагы һәм катлаулылыктагы яман шешләргә 15 минут эчендә радиохирургия дәвалавы үткәрү мөмкинлеге бирә. Баш табиб бу җиһаз белән дәвалауның нурланыш терапиясенең барлык процедуралары вакытын сизелерлек кыскартуын ассызыклый.
Комплекслар уникаль 6D-өстәлләр белән тәэмин ителгән. Диспансердагы югары класслы белгечләр командасы иң яхшы дөнья үзәкләрендә укытылган.
Әлеге вакытта бу комплекслар ярдәмендә 50 якын пациент дәвалана.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Onkodispanserda-unikal-komplekslar-eshli-bashladi-700674/
Читайте нас: