Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 март 2021, 09:40

Русиядәге тәүге Хәләл-сертификатны без алдык

“Уфанет” компанияләр төркеменең HOME 4K телеканалы – Русиядә беренче булып Хәләл сертификатка ия канал.

“Уфанет” компанияләр төркеменең HOME 4K телеканалы – Русиядә беренче булып Хәләл сертификатка ия канал. Бу сертификат Ислам динен тотучы илләргә телеканал хезмәтләрен экспортларга мөмкинлек бирәчәк.
“Уфанет” компанияләр төркеме безнең проектларда актив катнаша, мисал өчен “Час с Торгпредом” онлайн-киңәшмәсендә һәм бизнес-миссияләрдә. Гыйнварда аларның белгечләре ”Экспортный форсаж” акселерация программасы буенча уку башлады. Бу программа чит ил базарлары белән эшләүне үзләштерүгә юнәлтелгән. БРның Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты ярдәмендә алар Русиядә беренче булып ТВ хезмәтләренә Хәләл-сертификат алуга иреште, бу, һичшиксез, компания өчен көндәшлек өстенлегенә ия”, – диде БРның Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Төбәктә экспорт үсеше Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: foreign.bashkortostan.ru
Фото: foreign.bashkortostan.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Rusiyad-ge-t-ge-H-l-l-sertifikatni-bez-aldik-710655/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: