Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2021, 09:28

Субсидияләр алуда үзгәрешләр бар!

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән утырышта аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан бюджетыннан үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагының аерым юнәлешләренә ярдәм итү, шулай ук авыл хуҗалыгы страховкалавына субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр проектын тәкъдим итте.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән утырышта аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан бюджетыннан үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагының аерым юнәлешләренә ярдәм итү, шулай ук авыл хуҗалыгы страховкалавына субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр проектын тәкъдим итте.
Андрей Назаров, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәле һәм системалы характерда, дип ассызыклады.
— Башкортстан - Русиянең иң эре авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе, һәм без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларына аерым игътибар бирүне дәвам итәчәкбез, — дип билгеләде Премьер-министр.
— Проект белән Башкортстан Республикасы бюджетыннан үсемлекчелекнең һәм терлекчелекнең аерым юнәлешләренә ярдәм итү өчен субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелә, шулай ук авыл хуҗалыгы иминлеге шартнамәләре буенча премияләрне түләүгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгымнары өлешен каплауда үзгәрәчәк, — диде Илшат Фазрахманов. — Моннан тыш, карар проекты тәртипләрне «Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасына туры китерү максатларында эшләнде, — диде ул һәм субсидия бирелүнең тәртибе һәм аның кайсы өлкәләргә күпме бүленүен атады.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында субсидия бирү турында килешү төзү “Электрон бюджет” иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасында башкарылачак. Үзгәрешләр субсидия ставкаларына да кагылды. Мәсәлән, 2016-20 елларга һәм 2021 елга Урал икътисади үсешенең урта сроклы комплекслы программасына кертелгән республика территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен бөртекле һәм кузаклы культураларның чәчү мәйданнары буенча коэффициент 1,15дән 3кә кадәр арттырылды.
Тагын бер проект «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Алар кооператив әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнарны субсидияләүгә дә кагылды. Хәзер авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан квартал йомгаклары буенча сатып алынган продукцияне сатудан кергән табыш чикләнми.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты әлеге тармакта көч салучыларга төрлечә ярдәм күрсәтүне дә күз уңында тота. Башкортстанда бу җәһәттән бик күп фермер дәүләт ярдәме алды.
Фото: pravitelstvorb.ru.Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Subsidiyal-r-aluda-zg-reshl-r-bar-709496/
Читайте нас: