Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2021, 09:40

Уфа елдан-ел зурая

2020 елда "Забелье" "Стимул" федераль программасына кертелде.

Агыйдел елгасының сул як ярында урнашкан "Забелье" районы 2,7 мең гектарга якын мәйданны били. Затон, Дим, 8 Март, Романовка, Ветошниково, "Башкортстан чәчәкләре" поселоклары "Забелье" торак пунктларыннан санала.
2020 елда "Забелье" "Стимул" федераль программасына кертелде. "Торак" милли проектының шушы программасы эконом-класслы торак төзелешен кредитлауны арттыруны күз уңында тота. Бистәдә 8,5 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Проект 283 мең кешене (бер кешене 30 квадрат метр белән тәэмин иткәндә) тораклы итүне күзаллый.
Моннан тыш, район территориясендә 42,4 мең укучы урынга 38 мәктәп, 12,45 мең урынга 67 балалар бакчасы, 6 поликлиника төзү күзаллана.
Якын вакытларда Дим-9 бистәсендә поликлиникасы белән балалар дәваханәсе, Көнчыгыш-Затонда сугыш ветераннары госпитале, Алексеевский шоссесы буенча фехтование үзәге, "Яркий" бистәсендә - 2 мәктәп, Затонда поликлиника һ.б. объектлар төзү планлаштырылган.
Быел "Забелье" бистәсенең инженер инфраструктурасын үстерү җәһәтеннән Яңа Александровка газ бүлү станциясеннән Затон газ станциясенә кадәр 26 километр озынлыгындагы поселокара газүткәргеч файдалануга тапшырылды.Автор : Кадикова Резида.Чыганак: Башинформ.Фото: Башинформ
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufa-eldan-el-zuraya-714609/
Читайте нас: