Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2021, 10:07

Башкортстанда экспорт арткан

2021 елның гыйнварында Башкортстан Республикасында экспорт күләме 12,8 процентка арткан.

2021 елның гыйнварында Башкортстан Республикасында экспорт күләме 12,8 процентка арткан.
Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше гыйнвар аенда 192,9 млн. доллар тәшкил иткән. Былтыргы гыйнвар ае белән чагыштырганда ул 5,3 процентка күбрәк. Экспорт 12,8 процентка арткан һәм 155,7 млн. доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта импорт 17,6 процентка азайган һәм 37,2 млн. доллар булган. Идел буе таможня идарәсе шундый саннар китергән.
  • Пандемия шартларында бизнеска күрсәтелгән ярдәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды, – дигән БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
  • БР Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Булычева әйтүенчә, Башкортстан экспортерларга өч төрле субсидия бирүче бердәнбер төбәк. Бездә генә товарны чит илгә чыгаруны, халыкара сертификация алуны һәм эксперт кешбегын субсидиялиләр.
    Башкортстаннан иң күбе Кытай, Казахстан, Белорусь, Төркия, Үзбәкстан, Литва, Әзербайҗан, Греция, Нидерланд, Иран товар сатып ала. Бу илләр белән товар әйләнеше 144 млн. доллар тәшкил итә. 2021 елның гыйнварында автомобиль (30,6 %), ягулык-энергетика товарлары (21,7 %), химия сәнәгате һәм каучук (19,6 %), азык-төлек товарлары һәм чимал (11,6 %), металл (7,1 %) һәм агач (5,8 %) чыгарылган.
    Болар барсы да “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
    Чыганак:pravitelstvorb.ru.Фото:belizv.rbsmi.ru.Автор : Әсәдуллина Эльвира
    Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bashkortstanda-eksport-artkan-718936/
    Читайте нас: