Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2021, 10:57

Халык сәламәтлеге өчен!

2021 елда Башкортстанда 66 ФАП төзеләчәк һәм 77 Ашыгыч ярдәм автомобиле сатып алыначак.

2021 елда Башкортстанда 66 ФАП төзеләчәк һәм 77 Ашыгыч ярдәм автомобиле сатып алыначак.
Узган ел эчендә “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 120 фельдшер-акушерлык пункты һәм табиблык амбулаторияләре сафка кертелгән булган, быел тагын да 66ны ачу планлаштырыла.
Чәршәмбедә узган “Сәламәтлек сәгате”ндә БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, “үткән елда торгларда экономияләү исәбенә, өстәмә рәвештә тугыз ФАП төзү мөмкинлеге булды”,- дип белдерде.
2021 елда шулай ук Чакмагыш районында һәм Бөредә балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника сафка кертелүе көтелә. Шулай ук Уфаның Дим районындагы дәваханәсе каршында поликлиника төзелә башлаячак. Баймак һәм Мәсәгутьтә дә яңа поликлиникалар төзү башланачак.
Республика буенча 42 поликлиникада капиталь ремонт старт алачак, моннан тыш, 67 беренчел звено учреждениеләре өчен республика заманча медицина корылмалары урнаштырылган 77 ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм автомобильләре сатып алачак.
Чыганак: Башинформ.Фото: Башинформ.Автор : Гөлара Арсланова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Halik-s-lam-tlege-chen-723850/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: