Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2021, 09:52

Юлларга ремонт башлана

Башкортстанның юл хезмәтләре киң колач белән язгы чокырларны ремонтлау эшенә чумарга әзерләнә.

Башкортстанның юл хезмәтләре киң колач белән язгы чокырларны ремонтлау эшенә чумарга әзерләнә.
Кыштан соң юллар, әлбәттә, ремонт көтә. Әле тегендә, әле монда очраган чокыр-чакырларны урап уза-уза, водительләрнең беләкләре таладыр, билләһи! Менә шуның өчен, “Хәвефсез автомобиль юллары” милли проекты кысаларында, республиканың җаваплы хезмәтләре җиң сызганып эшкә керешергә әзерләнә. БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 1 апрельдән “Башкиравтодор” җәмгыятенең 26 асфальт заводы эш башлаячак.
Март уртасына ДРСУ базаларында 237 мең тонна “щебенка”, 107 мең тонна ком, 3,6 мең тонна битум әзерләп куелган булган да инде. Әзерлек эшләре бүген дә дәвам итә.
Урамнардагы чокырларны ремонтлау эшендә 233 махсус техника файдаланылачак. Әле филиаллар машиналарны алдагы төзелеш мизгеленә әзерләү белән мәшгуль.
Чыганак: Башинформ.Фото: Башинформ. Автор : Гөлара Арсланова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Yullarga-remont-bashlana-723922/
Читайте нас: