Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 март 2021, 10:07

Радий Хәбиров: “Камераларны, кесәләргә керер өчен түгел, ә гаиләләренә кайтып җитсеннәр өчен урнаштырабыз”

Кызганычка каршы, юлларда машиналар арткан саен, аварияләр, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очраклары да арта.

Кызганычка каршы, юлларда машиналар арткан саен, аварияләр, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очраклары да арта.
Шуңа күрә хәзер урам чаты саен автомат фотовидеокамералар саны да артканнан-арта. Алар, һичшиксез, юл һәлакәтләре санын киметергә булыша.
Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотога төшерү ягъни фототеркәү автомат комплекслары саны 1015 берәмлеккә җитте.
“Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы үсешенең гомумсистема чаралары” төбәк проектына ярашлы, 2020 елда фотовидеофиксация буенча 471 комплекс файдалануга кертелгән. Нәтиҗәдә, барлыгы 1015 автомат фотовидеотеркәү комплексы эшли. Шуларның 946сы стационар комплекс булса, 63е—күчмә, 6сы — мобиль. Шул ук исәптә республиканың федераль трассаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 59 автомат фотовидеотеркәү комплексы эшли.
Аларны урнаштыру эшләре быел да дәвам иттереләчәк. БР башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында өстәмә рәвештә 100 берәмлек автомат фотовидеотеркәү комплексы урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, анда аларның саны 159 булачак.
Автомат фотовидеотеркәү комплекслары куелган урыннар турындагы мәгълүматны БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм шулай ук БР Юл хәрәкәтен оештыру үзәге сайтларында табарга мөмкин. Сайтларда интерактив карта белән http://svkrb.ru/kam/index.html.сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Башинформ
Фото: logist.today
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Radiy-H-birov--Kameralarni-kes-l-rg-kerer-chen-t-gel--gail-l-ren-kaytip-itsenn-r-chen-urnashtirabiz-729822/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: