Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2021, 10:07

Эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

Бүген Уфа мәшгульлек үзәге эш ярминкәсе үткәрә.

Эш эзләүчеләргә администратор, бетон эшчесе, водитель, инженер, кондуктор, кондитер, пешекче, түбә ясаучы, ташчы, контроллер, төзелеш һәм монтаж эшләре бригадиры, шәфкать туташы, менеджер, савыт-саба юучы, укытучы, балта остасы, сатучы, машина ремонтлау механигы, җиһаз җыючы, слесарь, трактор машинисты, штукатурчы, электр һәм газ белщн эретеп ябыштыручы, электрик вакансияләре тәкъдим ителә
Моннан тыш, килүчеләргә эш белән тәэмин итү өлкәсендәге дәүләт хезмәтләренең тулы спектры тәкъдим ителәчәк һәм юридик эшләрне алып бару буенча киңәшләр алу мөмкинлеге биреләчәк.
Ярминкә урыны: Уфа, Ибраһимов бульвары, 47/1.
Ярминкә вакыты: 10-12 сәгатьтә.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: 251-51-55.
Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
Ярминкәләр Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” милли проектының бер юнәлеше булган “Мәшгульлеккә ярдәм” проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Esh-ezl-chel-r-chen-vakansiyal-r-yarmink-se-uzachak-730810/
Читайте нас: