Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2021, 09:32

Безнекеләр – җиңүчеләр рәтендә!

21-26 мартта Белгородта химия буенча бөтенрусия укучылар олимпиадасы узды.

21-26 мартта Белгородта химия буенча бөтенрусия укучылар олимпиадасы узды. Анда илнең төрле төбәкләреннән иң-иң булдыклы балалар җыелды.
Шухов исемендәге Белгород дәүләт технология университеты базасында үткән бу олимпиадада укучылар өч тур мәсьәләләрен (ике теоретик һәм эксперименталь) чиштеләр.
Башкортстан командасы составына 11 иң яхшы укучы – республика олипиадасы җиңүчеләре һәм призерлары кергән иде. Олимпиада Хәрәкәте Наставниклары Ассоциациясе тренерлары команда белән бар уку елы барышында эшләде. Мәсьәләләр катлаулы, ныклы фикерләү сәләте таләп итте, ләкин безнең балалар бурычларны уңышлы җиңеп чыкты һәм Анастасия Лавренова, Ләйлә Исмайлова, Родион Воронин, Артем Хафизов, Тимур Муллагалин олимпиада призерлары дип табылды.
Балаларны, аларның остазларын һәм ата-аналарын җиңүләре белән котлыйбыз! Олимпиада призерларына республика Башлыгы премиясе бирелә, алар илнең теләсә кайсы югары уку йортына профиль буенча белгечлеккә керү сынауларсыз укырга керү хокукына ия була. Шулай ук укыган вакытта Русия Президенты грантын алуга дәгъва итә ала. УДНТУнда олимпиада җиңүчеләренә беренче курста аена 100 мең сум күләмендә стипендия түләнә.

Автор : Гөлара Арсланова

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Beznekel-r--i-chel-r-r-tend-738187/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039

Читайте нас: