Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2021, 09:35

“Шагыйрь көндәлеге” фильмы төшереләчәк

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган фильмны төшерү эше тергезелә.

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган фильмны төшерү эше тергезелә.
“Шагыйрь көндәлеге” – республикада халык ярдәменә таянган тәүге фильм булачак. Фильм төшерү турында җәмәгатьчелеккә 2019 елда игълан ителгән иде һәм шул вакыттан алып халыктан 1 миллион сум чамасы акчалар җыелган.
Пандемиягә бәйле, фильм төшерү буенча эшләр туктатылып торды һәм 2020 елның декабрь аенда янә тергезелде.
Рәми Гарипов турындагы тулы метражлы нәфис фильм – “Беренче Республика” трилогиясенең соңгы өлеше. Аңа “Бабич” һәм “Беренче республика” картиналары керә, өченче өлеше исә – “Шагыйрь көндәлеге”. Трилогия республикабызның күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада тарихи һәм дәүләт эшлеклеләре турындагы фильмнар төшерүгә зур игътибар бүленә. “Шагыйрь көндәлеге” фильмының бюджеты – 23,3 миллион сум тәшкил итә. Әле ул 70 процентка тәэмин ителгән, 16 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ. Автор : Гөлара Арсланова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Shagiyr-k-nd-lege-filmi-t-sherel-ch-k-737664/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: