Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
16 Май 2018, 02:00

Эшкә велосипедта җилдерәбез

18 майда “Эшкә - велосипедта” дип аталган Бөтенрусия акциясе үткәрелә.

18 майда “Эшкә - велосипедта” дип аталган Бөтенрусия акциясе үткәрелә.
Без балачактан кулланган беренче шәхси транспорт – ул, әлбәттә, велосипед. Һәркем ике тәгәрмәчле дусты белән урам буйлап җилдереп узуын сагынып хәтерлидер, мөгаен. Әмма өлкәнәя бары, күпләр автомобильләргә өстенлек бирә башлый. Модалы да, абруйлы да, хәзерге заман ритмы да шуны таләп итә. Ә менә “Эшкә - велосипедта” Бөтенрусия акциясе активистлары исә, елына бер тапкыр гына булса да эшкә, уку урынына экологик яктан чиста һәм уңайлы транспортта барырга тәкъдим итә.
Хөрмәтле әлшәйлеләр, әйдәгез, без дә шушы акциягә кушылыйк! Кем әйтмешли, сәламәтлегебез да артыр, файдасы да зур булыр. Сулаган һавабыз сафланыр, юлдарда тузан да басылыр. Әйткәндәй, район үзәгендә берничә урында велотукталышлар куелды, димәк, “тимер атыбыз”ны вакытлыча калдырып тору мөмкинлеге дә бар.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: