Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
2 август 2018, 02:00

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”

Бу көннәрдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дипаталган традицион республика хәйрия акциясе уза. Аның максаты – авыр тормышхәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү

Акциядә битараф булмаган һәркем катнаша ала. “Гаилә” көньяк-көнбатыш районара үзәге бүлекчәсендә (Раевка авылы, Юбилей урамы, 23 а) август азагына кадәр канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары кабул ителә. Җыелган товарлар сәламәтлеге чикләнгән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга һәм аз тәэмин ителгән ишле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга таратылачак.
Читайте нас: