Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
4 август 2018, 02:00

Спорт белән шөгыльләнеп, мохтаҗларга ярдәм итик

Башкортстан Башлыгы РөстәмХәмитов Уфа халыкара марафонында катнашты. Агымдагы елда ул дүртенче тапкырузды. Спорт чарасында 10 илдән 3,5 мең кеше катнашты. Программада 3, 10, 21,1һәм 42,2 чакрымга йөгерү, шулай ук, 4х10 чакрымга эстафета һәм сәламәтлекмөмкинлекләре чикле спортчылар узышлары каралган

— Спорт — һәрвакыт яхшы, ә халыкның күмәк йөгерүе — бигрәк тә. Мин үзем Уфа марафоны чикләрендә беренче тапкыр йөгерәм. Башкалар кебек үк дулкынланам, чөнки бу – үзенә күрә сынау, — диде Рөстәм Хәмитов.

“Мәрхәмәт” җәмгыяте оештырган #йөгерәмярдәмитәм хәйрия акциясе кысаларында республика җитәкчесе өч чакрымга йөгерде.

— Нинди дә булса сәбәпләр аркасында йөгерә, ярышларда катнаша алмаган балаларга ярдәм итәсе килә, – диде Рөстәм Хәмитов. — Мин һәм хәйрия фонды командасы әлеге чарада бу балалар өчен катнашабыз. Моннан тыш, Интернетта акча җыю оештырылды. Аерым алганда, мин бүген бирегә килә алмаган ике малайга акча җыю өчен җаваплы. Алар өйдә генә белем ала, кайвакыт “Мәрхәмәт” җәмгыятенең укыту үзәгендә шөгыльләнә. Аларга ел ярым дәвамында белем алу өчен җитәрлек акча җыелды.

Республика Башлыгы физкультура белән үзенең даими шөгыльләнүе аңа дистанцияне җиңел үтәргә ярдәм итүе турында белдерде.

— Иң мөһиме — нәтиҗә түгел, ә чарада катнашу. Спорт белән шөгыльләнүче һәм шул ук вакытта изге гамәлләр кылучы кешеләр күп. Уфа марафонының хәзер инде үз тарихы бар. Анда меңләгән кешенең катнашуы шатландыра. Моннан тыш, безгә башка шәһәрләрдән дә киләләр. Боларның барысы да безне дөрес гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: