Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
22 ноябрь 2018, 02:00

Географик диктант: катлаулы, әмма кызыклы

М. Буранголов исемендәге башкорт лицее зуркүләмле халыкара белем бирү акциясен үткәрү мәйданчыгы булды.

Хәтерегезгә төшерәбез, географик диктант илебездә дүрт ел элек Русия Президенты Владимир Путин һәм Рус география оешмасы ярдәмендә үткәрелде. Быел акцияне узгару өчен 3910 мәйданчык (2017 елда – 2,5 меңнән азрак) теркәлде. Теләге булганнар тест сорауларына онлайн режимда җавап бирде. Акциядә Русиядә яшәүчеләрдән тыш тагын да 99 ил вәкилләре катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел мәйданчыклар оештыру буенча безнең республика лидер булды һәм география, экология, Русия тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен 449 пункт ачылды.

-Безнең мәйданчыкта географик диктантны 77 кеше язды, алар арасында укучылар, ата-аналар, лицей укытучылары һәм Раевкада яшәүчеләр бар иде. Быел акциягә шулай ук республика хәрби комиссариатлары да кушылды, - ди Рус география җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе рәисе, география укытучысы Тәлгать Вәлиуллин.

Диктант башланыр алдыннан Рус география җәмгыяте эшчәнлеге турында видеороликлар күрсәтелде. Мавыктыргыч викторина барышында иң актив катнашучылар бүләкләр алды. Тугызынчы сыйныф укучыларының волонтерлар командасы акцияне үткәрүдә ярдәм күрсәтте.

-Диктант унбишәр сораулы ике бүлектән торды һәм 45 минут дәвам итте. Биремнәр география, тарих, Русия территориясен өйрәнү һәм үзләштерү этаплары, шулай ук география терминнары буенча булды, алар тәү чиратта зирәклеккә, логик фикерләүгә исәпләнде. Катнашучылар әйтүенчә, диктант катлаулы, әмма кызыклы булды һәм бик күп тәэссоратлар бүләк итте, - дип билгеләде Тәлгать Гали улы.

Белем бирү акциясе фикер алышу һәм катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: