Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Акция
3 апрель 2019, 02:00

Җиңү турында үз тарихыңны сөйлә

Республикада “Җиңү тарихлары” дип аталган патриотик акция старт алды.

Республикада “Җиңү тарихлары” дип аталган патриотик акция старт алды. Аның максаты – Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү.
Акциядә мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта уку йортлары студентлары катнаша ала. Алар ветераннар белән очрашачак һәм видеоинтервью язып алачак. Видеороликны оештыру комитетына җибәрергә кирәк. Аннан соң БСТ командасы язып алынган интервьюлардан Җиңү тарихы турында фильм-елъязма төшерәчәк. Ул телеканалда 9 майда күрсәтеләчәк.
Оештыручылар әйтүенчә, акция йомгаклары буенча видеоархив белән бердәм республика порталы, социаль челтәрләрдә ачык төркемнәр булдырылачак, анда һәркем сугышта катнашкан яки Җиңүне якынайту өчен тылда ал-ял белми эшләгән кадерле кешесе турында истәлекләрен урнаштыра алачак.
Акциянең шартлары һәм заявка тутыру формасы турында җентекле мәгълүматны https://bash.news/istorii-pobedy/ сайтында табарга мөмкин.
Фото: Яндекс
Читайте нас: