Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
7 Май 2019, 02:00

Яшел Башкортстан, яшел Әлшәй өчен

Район халкы агач утырту буенча республика акциясендә актив катнашты

Район халкы агач утырту буенча республика акциясендә актив катнашты
Үткән шимбә йөзләрчә әлшәйлеләр - өлкәннәр дә, балалар да “Агач утырт – гомер бүләк ит!” девизы белән үткән яшел хәрәкәткә кушылды. Бер көндә район территориясендә 17514 төп чыршы, карагай, юкә, миләш, каен, тал һәм алмагач үсентеләре утыртылды. Акциядә алты йөздән артык кеше катнашты. Ике сәгать эчендә 7,5 гектар җир яшелләндерелде.
Агач үсентеләре Түбән Әүрез авылы янында күпләп утыртылды. Урман зонасының өч гектарында 218 кеше, аларның күбесе муниципаль хезмәткәрләр иде, 12 меңгә якын карагай үсентеләре утыртты. Район мәдәният сарае артистлары чарада катнашучыларны моңлы җырлары белән дәртләндереп торды.
Өмәгә әлшәйлеләргә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов та килде. Иртәннән алып акция тәмамланганга кадәр ул район халкы белән бергә агач утыртуда катнашты.
- Өмә югары дәрәҗәдә оештырылды. Көннең җылы, кояшлы булуы кәефне күтәрә. Утыртылган агачларн гөрләп үсеп китүләрен генә теләргә кала, - диде Рәмил Рәмзил улы.
Түбән Әүрез халкы һәм башка авыллардан даими гәзит укучыларыбыз да яшел хәрәкәттән читтә калмады. Гәзиттән акция уздырылуы турында укып, агач утыртырга Балгаҗыдан 11 яшьлек улы Тимур белән Дамир Тимерхан улы Хаҗиев, Раевкадан бөтен гаиләсе белән Альмира Хөсәенова, алты яшьлек оныкалары Камилла белән Алия һәм Салават Гайзуллиннар килде. Яшьләр белән бергә агач утыртуда ветераннар да катнашты, Түбән Әүрез авылыннан 84 яшьлек Минислам Шәрәпов та изге эштән читтә калмады. Озак еллар урман хуҗалыгында хезмәт салган Минислам Миңнегали улы авыл янында үткәрелгән чарада зур теләк белән катнашты. Агач утыртырга улы Флүр һәм 8 яшьлек оныгы Алмазны да килгән иде. Акция тәмамланганнан соң район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин изге эштә катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерде.
“Яшел Башкортстан” акциясенә районның бөтен авыл биләмәләре халкы да кушылды. Урман зоналарында, паркларда, автомобиль юллары янында, мәктәп территорияләрендә, урамнарда, зиратларда агач үсентеләре утыртылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Агач утыртуга Гайзуллиннар оныкалары Камилла белән килгән иде.
Читайте нас: