Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
17 Май 2019, 02:00

СПИДны бергәләп туктатыйк!

14 майдан 19 майга кадәр “ВИЧ/СПИДка юк!” алтынчы Бөтенрусия акциясе үтә.

14 майдан 19 майга кадәр “ВИЧ/СПИДка юк!” алтынчы Бөтенрусия акциясе үтә.


Акция ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан вафат булганнарны халыкара искә алу көненә багышлана. Чаралар “ВИЧ турында белем атнасы”, “ВИЧка тест үтү атнасы” һәм “ВИЧка каршы актив гамәлләр атнасы” юнәлешләре буенча үткәреләчәк, тип хәбәр итә акция сайты.


ВИЧ-инфекциянең таралуын ничек туктатырга, аны йоктыруга ничек юл куймаска? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны 8-800-700-90-30 телефоны буенча Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге “кызу линия”сенә шалтыратып алырга мөмкин. Шалтыратулар 19 майга кадәр кабул ителә. Идарәлекнең Бәләбәй шәһәре, Волгоградская урамы, 4/1 адресы буенча урнашкан территориаль бүлегенә 12 сәгать 45 минуттан 16 сәгатькәчә мөрәҗәгать итеп тә та консультация алырга мөмкин, тел. 8 (34786) 4-12-27.
Читайте нас: