Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
24 Май 2019, 02:00

“Башкорт телендә сөйләшәм, башкортча язам”

Шундый девиз астында үткән халыкара диктантта әлшәйлеләр дә актив катнашты.

“Башкорт телендә сөйләшәм, башкортча язам”
Шундый девиз астында үткән халыкара диктантта әлшәйлеләр дә актив катнашты.
Чара быел бишенче тапкыр узды һәм халыкара статусы алды. Бу юлы диктантны Башкортстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә яздылар. Акциягә АКШ, Канада, Төркия, Германия, Бөек Британия, Швейцария, Кытай һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә яшәүче ватандашларыбыз да кушылды. Барлыгы 845 мәйданчык эшләде, шуның 25е - Русия төбәкләрендә, 18е – чит илдә.
Районыбызда М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда, Ташлы, Кыпчак-Аскар, Никифар, Чурай, Кармыш һәм Красный Клин мәктәпләрендә мәйданчыклар оештырылды. Үзләрен янә укучылар итеп тойган йөздән артык кешене лицейда да җылы каршыладылар. Мәктәп алдында укытучы Зөфәр Гәрәев җитәкчелегендәге яшь музыкантлар башкаруында курай моңы яңгырады, мәктәп директоры Римма Дәүләткирәеваның, уку-укыту бүлеге мөдирләре һәм укытучыларның ихлас теләкләре күңелгә дәрт өстәде.

Башкорт теле буенча белемнәрен тикшерергә туган теленә, тарихка һәм мәдәнияткә битараф булмаган кешеләр килде. Текстларны, ә алар катлаулыгы буенча ике төркемгә – телне яңа өйрәнә башлаучыларга һәм иркен сөйләшкәннәргә тәгаенләнгән иде, башкорт теле укытучылары укыды. Гәзиттән, телевидениедән коллегаларыбыз белән без дә парта артына утырдык.

Башта бераз дулкынланлансак та, соңыннан тынычландык, чөнки укытучы Рузилә Котлыгилдина текстны шундый матур итеп һәм дөрес интонация белән укыды. Юк, ярдәм итүләр булмады. Бары тик игътибар белән тыңларга гына кирәк иде. Лицейдагы диктантта шулай ук Дамир Мостафин, аның урынбасары Айдар Солтанголов та катнашты, алар барысына да рәхмәт белдереп, телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сакларга өндәде, балаларыбызда, оныкларыбызда рухи кыйммәтләргә сөю тәрбияләргә чакырды.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: