Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
11 июнь 2019, 02:00

“Бердәм һәм тату яшибез”

Ел саен үткәрелгән “Халыкара күршеләр көне” акциясенә әлшәйлеләр дә кушылды.

Ел саен үткәрелгән “Халыкара күршеләр көне” акциясенә әлшәйлеләр дә кушылды.
Бер урамда, бер йортта, бер подъездда торган күршеләрнең үзара мөнәсәбәтен яхшыртуга юнәлтелгән бу проект популярлаша бара. Быел акция ““Бердәм һәм тату яшибез” девизы астында үтте.
-Акциядә район үзәгенең Тынычлык урамы, 3 һәм 92 б, Мәктәп тыкрыгы, 8 адреслары буенча күпфатирлы йортларда, Кырым, Мечниково, Тавричанка, Шафран авылларының ике катлы йортларында яшәүчеләр катнашты, - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Вероника Афанасьева. – Идарәче компанияләр директорлары иң актив йорт хуҗаларын билгеләде, аннары барысын да борчыган гомум мәсьәләләрне тикшерде. Күршеләр бергәләшеп йорт алларын җыештырды, чәчкәләр утыртты. Ә азактан йорт алдында чәй табыны оештырдылар, баянга кушылып җырлар җырладылар, биеделәр, хәтта йортлары турында иң яхшы такмакка конкурс үткәрделәр.
Бу бәйрәм дусларча мөнәсәбәтләр, бер-береңә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын, көндәлек мәшәкатьләрне дә җиңел генә башкару мөмкин икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлады. Районда акция уңышлы үтте. Киләсе елда анда катнашучылар күп булыр, дип ышанабыз, - диде Вероника Петровна.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА язып алды.
Читайте нас: