Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
12 сентябрь 2019, 02:00

Октябрь. “Яшел Башкортстан”

5 октябрьдә республикада агач утырту буенча“Яшел Башкортстан” бердәм акциясе уза.



5 октябрьдә республикада агач утырту буенча “Яшел Башкортстан” бердәм акциясе уза.


Агач утырту буенча бу быел икенче зур күләмле акция. Беренчесе, хәтерегезгә төшерәбез, 27 апрельдә үтте. Ул чакта да әлшәйлеләр бу инициативаны дәррәү күтәрде. Акциядә алты йөздән артык кеше катнашып, бер көндә районда 17 меңнән артык үсенте утыртылды, 7,5 гектар мәйдан яшелләндерелде. Түбән Әүрез авылы янындагы урман зонасына өч гектар мәйданга күпләп агач үсентеләре утыртылды.


Бу якшәмбе һөнәри бәйрәмнәрен билгеләүче урман хезмәткәрләре өчен көз – кызу чор. Сентябрьдә “Яшә, урман!” бөтенрусия акциясе кысаларында урманнарда санитария хәвефсезлеге айлыгы үтә. Урман хуҗалыгы эшчәннәре диләнкеләрне тазарту, чүп-чар чыгару, урман янындагы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча өмәләр үткәрә.


Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: