Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
21 ноябрь 2019, 02:00

“Яңа ел могҗизасы бүләк ит!”

Яңа ел бәйрәмендә һәр бала ниндидер могҗиза көтә.

Яңа ел бәйрәмендә һәр бала ниндидер могҗиза көтә. Бигрәк тә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар моңа мохтаҗ.
Без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең ничек яшәве турында күп вакыт уйлап та бетермибез. Аларның күбесе азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак сатып алуга бәйле авырлыклар кичерә. Әмма гаилә нинди генә булмасын, ярлымы ул, баймы, балалар һәрвакыт бәйрәмне көтеп ала һәм могҗизага ышана.
Кадерле әлшәйлеләр! БР Көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Әлшәй районындагы “Гаилә” хезмәте 20 ноябрдән 27 декабрьгә кадәр “Яңа ел могҗизасы бүләк ит!” акциясе үткәрә. Аның барышында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә яңа ел бүләкләре, шулай ук тиз бозылмый торган азык-төлек, тәм-том, уенчыклар, балалар өчен чаналар, коляскалар, кышкы өс һәм аяк киемнәре бүләк итә аласыз.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала! Изге күңелле кешеләрне Раевка авылы, Юбилей урамы, 23а адресы буенча көтеп калабыз. Белешмәләр өчен тел. 2-15-62.
Фото: Яндекс
Читайте нас: