Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Акция
3 декабрь 2019, 11:50

Рәхәтләнеп атлагыз!

Мәгълүм булуынча, җәяү саф һавада йөрү сәламәтлек өчен файдалы.

Мәгълүм булуынча, җәяү саф һавада йөрү сәламәтлек өчен файдалы. Хәтта транспорттан төшмәгәннәр дә вакыт-вакыт җәяү йөрү кирәклеген белә.
Ә менә физик күнекмәләр бик килешмәгән кешеләргә “Сәламәтлеккә бер адым!” акциясе оештырылды да инде.
Бу чараны үткәрүгә коммерция булмаган автономияле “Ихлас” оешмасының 2019 елгы президент грантларының беренче конкурсында катнашуы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу бәйгедә аларның социаль хезмәтләндерү, гражданнарны социаль яклау буенча проекты җәмәгатьчелек өчен мөһим шушы программаны гамәлгә ашыруга грант ярдәме алды.
-“Сәламәтлеккә бер адым” – пенсия яшендәге кешеләргә физик активлыкны саклау өчен аеруча нәтиҗәле, уңайлы һәм популяр спорт төре - скандинав йөреше ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, - ди халыкны социаль хезмәтләндерү оешмасы директоры З. М. Мөхәммәтҗанова. – Республика бюджетыннан безгә бүленгән субсидиягә без 50 пар скандинав таяклары сатып алдык, тренер-инструктор Вадим Вәли улы Шәйгардановны чакырдык, ул безнең Раевка, Шафран, Аксен, Трунтаиш һәм Түбән Әүрез авылларында йортта социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрде.
“Сәламәтлеккә бер адым!” программасын тормышка ашыруга бәйле чаралар оештыруда ирекмәннәр – Гөлназ Еникеева, Оксана Маслова, Эльвира Фазлыева, Ольга Карпова һәм Ирина Кривошапко бәһалап беткесез зур ярдәм күрсәтә.
-Бу спорт төре безгә бик ошый. Өстәвенә ул сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә һәм гомерне озайта. Без ничек дөрес йөрергә, аның белән без уйлаганча һәркөнне түгел, ә атнасына ике тапкыр шөгыльләнергә кирәклеге турында белдек, - ди акциядә катнашучылар.
“Ихлас” оешмасы директоры Зөлфия Миңнефатыйх кызы Мөхәммәтҗанова да “Сәламәтлеккә бер адым!” социаль программасына кушылуларына шатланып бетә алмый.
Ә сез сәламәтлеккә бер адым эшләдегезме әле, юк икән әйдәгез скандинав йөрешенә кушылыгыз!
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: