Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
28 апрель 2020, 15:00

Җиңү өчен100 балл

Районның гомуми белем бирү учреждениеләре Рособрнадзор инициативасы белән үткәрелгән “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенрусия акциясенә кушылды.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләре Рособрнадзор инициативасы белән үткәрелгән “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Быел ул алтынчы тапкыр оештырыла, әмма онлайн режимда беренчегә үтә.
Ел саен шушы акция кысаларында үткән уку елларында югары балл җыйган чыгарылыш укучылары хәзер БДИ тапшырачак өлкән сыйныф укучыларына үзләренең имтиханнарга әзерләнү тәҗрибәсе һәм уңыш серләре белән уртаклаша. Бу юлы аларга үзләре үткәргән осталык дәресләрен видеога төшерергә яки аудитория белән аралаша алырлык итеп туры эфирда социаль челтәрләр платформасында үткәрергә тәкъдим ителә, мәсәлән, Инстаграмда кыска IGTV-видеолар әзерләргә, туры эфирлар оештырырга яки материалларны YouTube платформасына урнаштырырга кирәк. Катнашу форматын үзаллы сайларга мөмкин. Иҗади караш хупланачак кына!
Сез бөтенрусия акциясенә кушылырга әзерме? Алайса, #100балловдляпобеды2020 хэштэген өстәргә онытмагыз. Аның буенча социаль челтәрләрдә видеотрансляцияләр табарга мөмкин. Өйдә утырсагыз да, вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез!
Фото: vesotobr.ru
Читайте нас: