Шушы көннәрдә Нигъмәтулла авыл китапханәсендә "Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз"» акциясе узды. Укучылар фольклорның язу булмаган чорда ук барлыкка килүе, кешеләр укый-яза белмәгән, шуңа да риваятьләр һәм әкиятләр кешеләр хәтерендә саклануы һәм буыннан-буынга күчә килгәнлеге турында белде. Шулай ук алар игътибарына «Төлке һәм Торна», «Өч кыз» татар халык әкиятләре тәкъдим ителде. Балалар чарадан бик канәгать калды.