Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
7 август 2020, 14:25

Без чиста ярлар өчен!

Районда экологик акция узды

Районда экологик акция узды
Ибрай һәм Кармыш авыл биләмәләре территориясендәге Дим елгасы ярлары чистартылды, анда “ял итүчеләр”дән соң янә пластик стаканнар, ватык шешәләр, пакетлар кебек чүп-чар күп җыелган.
Ирекмәннәр, активист-яшь гвардиячеләр перчаткалар киеп аларны капчыкларга тутырганнан соң, территория чистарып калды.
Бу акциянең максаты елга ярларын чүп-чардан тазарту гына түгел, гражданнарыбызда экологик культура тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын экология мәсьәләләренә, табигатькә сакчыл карашта булуга җәлеп итү дә иде.
Район халкын һәм кунакларны тирә-як мохиткә игътибарлырак булырга һәм ял итү урыннарында чүп-чар калдырмаска чакырабыз!
Динар ӘХМӘДРИСЛАМОВ,
спорт һәм яшьләр сәясәте комитете рәисе.
Читайте нас: