Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
17 август 2020, 17:55

Шәхси үрнәк - өйрәтүнең иң аңлаешлы формасы

Районда 17 августтан 11 сентябрьгә кадәр “Игътибар-балалар!” искәртү акциясе үткәрелә.

Районда 17 августтан 11 сентябрьгә кадәр “Игътибар-балалар!” искәртү акциясе үткәрелә.
Хөрмәтле ата-аналар! Баланы автомобильдә йөрткәндә, мотлак хәвефсезлек каешларын һәм балалар өчен махсус тотып торучы җайланмаларны файдаланыгыз. Алар авария булган очракта эземтәләрнең авырлыгын берничә тапкыр киметергә һәм баланың гомерен саклап калырга ярдәм итә. Кагыйдәләрне күзәтмәгән өчен 3 мең сум күләмендә административ штраф каралган.
-Хәтерегездә тотыгыз: бала ата-аналардан яки өлкәннәрдән үрнәк алып өйрәнә. Сезнең үрнәгегез үз балагызны гына түгел, башка балаларны да урамда тәртипле булырга өйрәтсен. Юлны аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтегез. Шуны хәтерегездә тотыгыз, шәхси үрнәк - өйрәтүнең иң аңлаешлы формасы, дип мөрәҗәгать итә ата-аналарга Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Светлана КРЕХОВА.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: