Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
25 август 2020, 12:00

Әлшәйлеләр сәламәт тормыш яклы

Район хакимиятендә “Аек авыл-2020” республика конкурсының муниципаль этабын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Район хакимиятендә “Аек авыл-2020” республика конкурсының муниципаль этабын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
- Бу проектның максаты халыкны аек һәм сәламәт тормышка җәлеп итү, милли йолалар һәм гореф-гадәтләрне кулланып төрле чаралар, спорт ярышлары, кызыклы акцияләр үткәреп, халыкны берләштерү. Мондый конкурслар белән генә эчкечелекне бетереп булмый, дигән фикер дә яши. Әмма аек тормыш алып барган актив кешеләрнең яшәеше, төрле чараларда катнашып, янып яшәве барыбер игътибарга лаек, аларның үрнәге эчкечелек белән мавыкканнарның күңеленә «орлык» салмый калмый, - ди район башкортлары корылтае рәисе урынбасары, мәдәниәт бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов. – Быел конкурста районыбызның бөтен авыл биләмәләре дә катнаша, барлыгы 57 авыл аек тормыш өчен чыгыш ясаячак. Авыл биләмәләре башлыклары урыннарда җыелышлар үткәрде, анда оештыру комитетлары, аларның составы билгеләнде, чаралар планы төзелде. Үткәрелгән чаралар турында фото-видео материаллар 2 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурсның район этабына 20 ноябрьдә йомгак ясала.
Хәтерегезгә төшерәбеҙ, “Аек авыл-2020” республика конкурсы нәтиҗәләре буенча дүрт категориядә 12 җиңүче билгеләнә. Аларга Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары, шулай ук БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитетының авыл-поселокларны төзекләндерү программаларына кертү хокукы биргән сертификатлар тапшырылачак.
Читайте нас: