Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Акция
30 сентябрь 2020, 16:58

Шаулап үссен карагайлар

“Яшел Русия” бөтенрусия экологик өмәсе кысаларында, Башкортстанда яшәүчеләр 650 меңнән артык үсенте һәм агач утыртты.

“Яшел Русия” бөтенрусия экологик өмәсе кысаларында, Башкортстанда яшәүчеләр 650 меңнән артык үсенте һәм агач утыртты.
Бу изге эштә әлшәйлеләр дә актив катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата барлык авыл биләмәләрендә дә һәйкәлләр һәм мемориаллар янында, шулай ук Раевка-Стәрлетамак автомобиль юлы буйлап, район үзәгенең Магистраль, Җиңү, Суворов, Юбилей урамнарында, Ленин урамындагы скверда агачлар утыртылды.
Өмәдә 300дән артык кеше катнашып, 2235 төп карагай, каен, юкә, миләш утыртылды.
Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Читайте нас: