Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
6 ноябрь 2020, 12:17

Этнографик диктантка кушылыгыз

Быел бишенче тапкыр үткәрелгән “Зур этнографик диктант” акциясендә катнашу өчен вакыт бар әле, ул 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн-форматта уза.

Быел бишенче тапкыр үткәрелгән “Зур этнографик диктант” акциясендә катнашу өчен вакыт бар әле, ул 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн-форматта уза.
Һәркем үзенең этнографик белем дәрәҗәсен, Русиядә яшәүче халыклар турындагы белемен тикшерә ала. Моның өчен акциянең www.miretno.ru сайтына кереп, «Диктант үтәргә " бүлеген сайларга кирәк.
Тест 30 сораудан тора, аларның егермесе - барлык катнашучылар өчен дә уртак, 10сы – һәр төбәк өчен аерым. Диктант язу өчен 45 минут бирелә. Биремнәргә дөрес җаваплар акция сайтында куелачак.
Мәгариф бүлеге методисты Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр итүенчә, районда "Зур этнографик диктант"ны 500дән артык 9-11нче сыйныф укучылары, шулай ук педагогик хезмәткәрләр язган да инде. Сез дә акциягә кушылыгыз!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: marimedia.ru
Читайте нас: