Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
19 февраль 2021, 15:00

“Дустыңны югалтма”

Башкортстанда шундый исем астында республиканың дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан игълан ителгән йорт хайваннарын ташламалы хакка тамгалау (чип кую) айлыгы бара.

Башкортстанда шундый исем астында республиканың дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан игълан ителгән йорт хайваннарын ташламалы хакка тамгалау (чип кую) айлыгы бара.
Акция йорт хайваннарын идентификацияләү процедурасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бу бик мөһим, чөнки ул йорт хайваннарына карата кешелекле мөнәсәбәттә булуны контрольдә тотарга һәм республикабызның эпизоотик иминлеген тәэмин итәргә булышлык итә.
- Ветеринария станциясенә мөрәҗәгать иткәндә, безнең белгечләр хайванга чип куя, аның һәм хуҗасы турындагы мәгълүматларны бердәм системага кертә һәм хуҗасына халыкара ветеринария паспорты бирелә, - дип хәбәр иттеләр Әлшәй район ветеринария станциясендә. - Бу процедура авыртусыз үтә, махсус әзерлек таләп итми һәм йорт хайванының гомерендә бер тапкыр эшләнә.
Льготалы хакка чип куюдан тыш, сезнең йорт хайваныгызга котыру чиренә каршы прививка да эшләячәкләр.
Акция 10 мартка кадәр дәвам итә.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: