Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
26 февраль 2018, 02:00

Лимон бәлеше

* 1 стакан сөт; * 1 аш кашыгы чүпрә; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * 100 г атланмай; * тоз; * 1 йомырка; * он








ЛИМОН БӘЛЕШЕ

* 1 стакан сөт;

* 1 аш кашыгы чүпрә;

* 1 аш кашыгы шикәр комы;

* 100 г атланмай;

* тоз;

* 1 йомырка;

* он кирәк булачак




Эчлек өчен:

* 1 лимон;

* 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз);

* тәменчә шикәр комы.


Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса, эчлек сыеграк була.


Эш барышы:
Камыр басабыз. Камырны берсе зуррак, калган өчесе бер үк зурлыкта булсын, 4 өлешкә бүләбез.

Табаны майлап, камырны табага җәеп, аннан эчлекне салабыз.


Тагын кечерәк, юка итеп камыр җәябез, тагын эчлек салабыз. Шулай ике тапкыр эшлибез.


Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куябыз. 40-45 минуттан соң пирог әзер.

Чәйләрегез тәмле булсын!


Читайте нас: