Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
6 март 2018, 02:00

Ашыгыз тәмле булсын!

“Кәләш” салаты 300 г ысланган тавык ите, 4 йомырка һәм пешкән бәрәңге, 1 кап йомшак сыр, суган (вак итеп турарга

“Кәләш” салаты
300 г ысланган тавык ите, 4 йомырка һәм пешкән бәрәңге, 1 кап йомшак сыр, суган (вак итеп турарга һәм 10-20 минутка аш серкәсе белән кайнар су катнашмасына салырга), яшел суган да ярый, майонез.
Катлы салат йомшак булсын өчен продуктларны салатның өстендә генә кыргычтан үткәрәбез.
1нче кат: ваклап туралган тавык ите (ысланган итне кыздырылган яки пешкәне белән дә алмаштырырга мөмкин), майонез
2нче кат: суган
3нче кат: эре кыргычтан үткәрелгән бәрәңге, майонез
4нче кат: вакланган йомырка сарысы
5нче кат: вак кыргычтан үткәрелгән йомшак сыр
6нчы кат: кыргычтан үткәрелгән йомырка агы.
Салатны табынга бирер алдыннан берничә сәгатькә калдырып торырга.
Җимеш эчлеге белән бәлеш
Яртышар стакан каймак һәм шикәр комын кушып, 150 г йомшартылган ак май өстәргә, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель) салырга. Камыр басып, аны тирән табага җәяргә.
Эчлек өчен: 1 йомырткага 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он һәм 1 стакан каймак кушып бутарга. Туңдырылган кура җиләген камыр өстенә җәеп, эчлекне салырга. Духовкада (180 градус) пешерергә.
***
2 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән күпертеп бутарга, 1 стакан сөт, ярты стаканнан азрак көнбагыш мае, ванилин, 1 чәй кашыгы сода салып, он өстәргә һәм каймак куелыгында камыр әзерләргә. Камырны майланган һәм он сибелгән табага салгач, өстенә җимешләр (туңдырылганы да ярый) тезәбез. 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30 минут тирәсе пешерергә.
Читайте нас: