Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
22 март 2018, 02:00

Үзе кечкенә — файдасы зур! Редиска белән берничә рецепт

Аз калорияле, салатларгаүзенә бер тәм кертә торган редисканы күпләр яратып куллана. Ул аппетитныяхшырта, гемоглобинны күтәрә һәм иммунитетны ныгыта. Редиска белән ясала торганҗиңел генә салат рецептлары тәкъдим итәбез.

Аз калорияле, салатларга үзенә бер тәм кертә торган редисканы күпләр яратып куллана. Ул аппетитны яхшырта, гемоглобинны күтәрә һәм иммунитетны ныгыта. Редиска белән ясала торган җиңел генә салат рецептлары тәкъдим итәбез. Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап, якыннарыгызны файдалы ризыклар белән сыйлагыз әле.

Редиска һәм кыяр салаты

Ингредиентлар:
10 редиска
3 уртача зурлыктагы кыяр
4 аш кашыгы каймак
1 чәй кашыгы тоз
суган кыягы, укроп, петрушка
Әзерләү тәртибе: яшелчәләрне һәм үләннәрне юабыз. Редиска һәм кыярның төпләрен алабыз, түгәрәкләп турыйбыз. Ваклаган үләннәр белән кушып, каймак салып болгатабыз.

Редиска һәм йомырка салаты

Ингредиентлар:
7-10 редиска
3 йомырка
2 аш кашыгы каймак
2 аш кашыгы йогырт
суган кыягы һәм башка үләннәр – тәменчә
тоз һәм борыч – тәменчә
Әзерләү тәртибе: йомырканы пешерәбез. Редиска һәм үләннәрне юабыз. Редисканы түгәрәкләп, үләннәрне вак итеп, йомырканы шакмаклап турыйбыз. Барысын бергә кушып, тоз, борыч салып, каймак һәм йогырт белән болгатабыз.

Редиска һәм краб таякчыклары салаты

Ингредиентлар:
3-5 редиска
250 г краб таякчыклары
4 яшел суган кыягы
3 салат яфрагы
4 аш кашыгы майонез
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: редиска һәм краб таякчыкларын, суган кыякларын турыйбыз. Салат яфракларын кул белән ваклыйбыз. Барысын бергә кушып, тоз, майонез салып болгатабыз. Салат 10-15 минут торса, тагын да тәмлерәк була.
Читайте нас: