Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
22 август 2018, 02:00

Кәбестә маринадлау ысулы

Аның өчен 2 кг кәбестә, 400 гр кишер, 1 сарымсак, 100 гр шикәр, 5 чәй кашыгы диңгез тозы, 150 мл аш серкәсе, 100 мл үсемлек мае, 1 литр су кирәк.

Аның өчен 2 кг кәбестә, 400 гр кишер, 1 сарымсак, 100 гр шикәр, 5 чәй кашыгы диңгез тозы, 150 мл аш серкәсе, 100 мл үсемлек мае, 1 литр су кирәк.

Кәбестәне турыйбыз, кишерне вак угычта уабыз. Зур кәстрүлгә кәбестә белән кишерне катламлап тыгызлап тутырабыз. Катламнар арасына чистартылган сарымсак кисәге кыстырып калдырабыз. Маринад өчен кайнар суга үсемлек мае белән аш серкәсе салабыз, тоз һәм шикәр кушып, алар эрегәнче болгатабыз. Аннары маринадны кәбестә өстенә ул күмелгәнче агызабыз. Тыгыз капкач белән ябып, бүлмә температурасында ике тәүлек тотабыз.
Читайте нас: