Әлшәй хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Аш-су
23 Октября 2018, 21:00

Эремчек кыстыбые (Сочни)

«Сочни» — эремчек кыстыбые рецепты тәкъдим итәбез.

«Сочни» — эремчек кыстыбые рецепты тәкъдим итәбез.

Бер кап акмайны йомшартырга алып куябыз, 1 йомырканы ярты стакан шикәр белән туглыйбыз. Шуңа 4-5 аш кашыгы каймак, чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салып (разрыхлитель) , камыр басабыз.
Камыр артык каты булырга тиеш түгел.
Әзер булгач, аны читкә алып куеп, эчлеген ясыйбыз.

1 кап эремчеккә бер йомырка, бер аш кашыгы каймак, 1/3 стакан шикәр комы салып болгатабыз.

Искәрмә: миксер белән болгатмыйбыз. Духовкага озатыр алдыннан сочниларның өстенә тугланган йомырка сөртәбез.

Читайте нас