Эремчекне йомшартылган маргарин белән болгатырга. Аннан йомырка сарысы, шикәр комы, он, ванилин өстәп, камыр басарга.
Крем өчен башта йомырка агының үзен генә, ә аннары аз-азлап шикәр комы өсти-өсти, каты күбек барлыкка килгәнче тугларга.
Камырны 4 өлешкә бүлеп, овал рәвешендә (25*15 см) җәяргә. Җәемнәргә 2-3әр аш кашыгы крем буярга.
Җәемнәрне рулет итеп төреп, 2,5-3 см калынлыкта кисәргә. "Розалар"ның кырыйларын матурлап ачып, кәгазь җәелгән табага тезәргә. 200 градуслы кызулыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.