Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш-су
3 декабрь 2018, 02:00

ӨЛЕШ

1 кап йомшартылган маргарин яки акмайны он белән уабыз.

1 кап йомшартылган маргарин яки акмайны он белән уабыз. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. 100 грамм суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм бик аз гына сода салып, йомшак кына итеп камыр басабыз (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була). Камыр ярты сәгать чамасы «ял иткән» арада, өлешнең эчлеген ясыйк. Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз, 2-3 лавр яфрагы ваклап салабыз. Коры булмасын өчен, бераз гына акмай кушабыз. Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, мин исә капкачсыз гына ясыйм да, пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салам. Майлы табага тезеп, өсләрен яхшылап тугланган йомырка белән сылап, 180-200 градус җылылыктагы мичтә 40 минут пешерергә, табынга янына касә белән шулпа куеп чыгарыла. Тәмле булсын, кадерле дуслар!

Читайте нас: