Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
25 декабрь 2018, 02:00

Яңа ел табынына каз пешерү рецепты

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 лавр яфрагы, 1-2 баш сарымсак салырга.

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 лавр яфрагы, 1-2 баш сарымсак салырга. Каз яңа суелган булса да яки катырылган булса да, шушылай эшләнелә. Су кайнар булмасын. Катырылган казны җебетеп тормасагыз да ярый. Иң киме 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга була суда. Суга кумелеп торырга тиеш. Алгач саркытырга.

Эчлеккә алма и кара җимеш яисә үзегез теләгән эчлекне салырга.

Тышына 2-3 аш калагы майонезга ярты чәй калагы аджика бутап сыларга. Камырга төрергә. Рукавка тыгарга була, берничә кат фольгага төрергә мөмкин.

2 сәгать пешкәч өстеннән фольганы ачып яңадан тыгарга. Кызартып алырга.

Читайте нас: