Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
4 февраль 2019, 02:00

ЛИМОН БӘЛЕШЕ 2

Кирәк: * 1 стакан сөт; * 1 аш кашыгы чүпрә; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * 100 г атланмай;




Кирәк:

* 1 стакан сөт;

* 1 аш кашыгы чүпрә;

* 1 аш кашыгы шикәр комы;

* 100 г атланмай;

* тоз;

* 1 йомырка;

* он

Эчлек өчен:

* 1 лимон;

* 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз);

* тәменчә шикәр комы.

Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса эчлек сыеграк була. Эш барышы: Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Камыр басабыз. Камырны берсе зуррак, калган өчесе бер үк зурлыкта булырлык итеп, 4 өлешкә бүлдем. Табаны майлап, камырны табага җәеп салдым, аннан эчлекне сыладым. Тагын кечерәк, юка итеп камыр җәйдем, шулай ике тапкыр кабатлап эшләдем. Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куйдым. 40-45 минуттан соң пирог әзер. Чәйләрегез тәмле булсын. (Соембикэ журналыннан Эльмира Нигъмэтжанова рецепты).


Фото: Яндекс
Читайте нас: