Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш-су
24 июль 2019, 02:00

Лечо рецепты

Бу рецепт белән ясалган лечо бик тәмле һәм куе була. Аны ясау өчен:

Бу рецепт белән ясалган лечо бик тәмле һәм куе була. Аны ясау өчен:


Болгар борычы – 3 кг

Помидор – 1,5 кг

Сарымсак – бер зур баш

Тоз – 1,5 аш кашыгы

Шикәр комы – 10 аш кашыгы

Үсемлек мае – 150-170 мл

9 процентлы уксус – ½ стакан кирәк.


Помидорны иттарткычтан чыгартырга, борычны уртача зурлыкта саламлап турарга. Сарымсакны пресс аша вакларга.


Помидор белән борычны кәстрүлгә салып болгатырга һәм кайнап чыккач 15 минут пешерергә.


Аннары шикәр комы, тоз, сарымсак, үсемлек маен салып, тагын 15 минут кайнатырга.


Соңыннан уксусны өстәп, ике минут кайнатып алырга һәм кайнар килеш банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.


Тәмле булсын!


Читайте нас: