Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
2 август 2019, 02:00

Чия кайнатмасы

1 кг чиягә 1,2 кг шикәр комы алына.

1 кг чиягә 1,2 кг шикәр комы алына.
Төшсез чиягә шикәрнең 2/3 өлешен салырга һәм ике-өч сәгатькә калдырып торырга. Аннары утка куярга һәм бутап торып, кайнатып чыгарырга. Уттан алып, суынырга калдырырга. Калган шикәрне өстәп, тагын бер тапкыр кайнатырга. Стерильләнгән банкаларга салып, капкач белән ябарга.
Алма повидлосы
1 кг алмага 800 гр шикәр комы алына.
Алмаларны юып, кабыгын чистартырга, өлешләп турарга, бераз су кушып (бер бидрә алмага якынча 1 стакан су), утка куярга. Пешкән алманы блендер аша чыгарырга. Шикәр комы кушып, әзер булганчы кайнатырга. Стерильләнгән банкаларга салырга һәм ябарга.
Бу рецептны кара җимеш (слива) өчен дә кулланырга мөмкин. 1 килограмм сливага 600-700 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон суты алына. Шулай ук алма-кара җимеш повидлосы да ясарга мөмкин.

Читайте нас: