Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
16 август 2019, 02:00

Круассан

Бер стакан җылымса сөт....

Бер стакан җылымса сөт, бер стакан җылымса су һәм бер аш калагы коры чүпрәне бергә бутыйбыз. Шуңа ике йомырка агы (сарысы өстенә сөртергә), бер стакан сыек май, ярты чәй калагы тоз, бер аш калагы шикәр комы өстибез һәмм биш-алты стакан онны әз-әзлэп сала-сала, йомшак, кулга ябышмый торган, камыр басабыз. Камырны тигез ун кисәккә бүләбез. Һәр кисэкне җәеп, тәлинкәгэ катлап тезәбез, һәр катына йомшак ак май сөртеп, өстен пленка белән каплыйбыз, бер сәгать ял иттерәбез. Тактага яхшылап он сибеп, шуңа тәлинкәне әйлэндереп камырны төшерәбез дә, башта кул белән, аннары уклау белән җәябез. Шуны 16 тигез кисәккэ бүлеп чыгабыз һәм үегез теләгән эчлек салып, круассан итеп төреп, табага тезәбез дә, ярты сәгать кабарырга куябыз. Аннары өсләренэ йомырка сарысы сөртеп, уртача кызулыктагы духовкада, өсләре кызарганчы пешерәбез.
Читайте нас: