Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш-су
10 сентябрь 2019, 02:00

Сливадан аджика

Итле ризыклар өчен гадәти булмаган тәмләткеч.

Итле ризыклар өчен гадәти булмаган тәмләткеч.
Моның өчен 2 кг слива, 200 г сарымсак, 200 г шикәр комы, 3-4 данә кызыл ачы борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы, 2 аш кашыгы тоз кирәк була.
Төшеннән чистартылган сливаны, сарымсак һәм ачы борычны иттарткычтан чыгарырга. Шикәр комы, томат пастасы һәм тоз өстәп, яхшылап болгатырга һәм утка куярга. Аджиканы даими болгатып торып 20 минут кайнатырга. Әзер тәмләткечне стерильләнгән банкаларга тутырып ябарга.
Томат пастасында кыяр
Теплицада кыярларыгыз һаман уңыш бирәме? Аларны томат пастасында маринадлап карагыз!
1,5 литр суга 200 г томат пастасы, 200 г шикәр комы, 150 г аш серкәсе (9 процент), 2 аш кашыгы тоз алына.
Стерильләнгән банкага сарымсак, әнис, лавр яфрагы, кыяр салып, өстенә кайнар су салырга. 10 минуттан соң суын түгеп, ингредиентларын кушып яңадан кайнатабыз. Банкага салып, капкач белән ябарга. Суынганчы урап куярга.
Фото: pixabay.com/ru/images/

Читайте нас: