1 баш кәбестә, кишер,1 баш сарымсакны турап банкага тутырабыз.
Рассол:
1,5 л су
2 ст.л тоз
200 г шикәр комы
Кәбестә тутырылган банкага 200 г көнбагыш мае, 200 г уксус салабыз һәм рассол агызабыз. Капкач ябып, төреп куябыз. Икенче көнгә үк тәмле кәбестәдән авыз итә аласыз.
Бераз кызыл кәбестә куллансагыз, тагын да матуррак килеп чыга. Ашларыгыз тәмле булсын!