Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
14 ноябрь 2019, 02:00

Тәбикмәк

2 чәй калагы чүпрәне ярты стакан чамасы җылымса сөткә салып күпертәбез.

2 чәй калагы чүпрәне ярты стакан чамасы җылымса сөткә салып күпертәбез.
0, 7 литр сөтне җылытабыз, шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, кабарган чүпрә, 2 стакан манный, 2 стакан он салып тыгызрак итеп камыр ясыйбыз.
Җылы урынга кабарырга куябыз.
Камыр кабарып менгәч, ярты литр сөтне (су да ярый) кайнарлап камырга салабыз, шуңа яхшы итеп тугланган 2 йомырка кушабыз.
Камырны яхшылап болгатабыз да ярты сәгать ял иттерәбез.
Билгеләнгән вакыт узуга тәбикмәкләрне пешерә башлыйбыз.
Чәегез тәмле булсын!

Читайте нас: