Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
2 декабрь 2019, 19:00

Кордон блю

Ингредиентлар:- тавыкның түш ите,- ветчина,

Ингредиентлар:
- тавыкның түш ите,
- ветчина,
- сыр,
- горчица,
- он,
- йомырка,
- әвәләүөчен сохари,
- тоз, борыч,
- үсемлек мае.
Итне, уртасыннан кисеп, күбәләк шикелле ачып җибәрәбез. Тәменчә тозлап-борычларга да пленка астына куеп, суккалап азрак юкартырга.
Сыр белән ветчинаны телемләп турарга. Итнең бер яртысына бер катлам сыр, аннан ветчина, шуннан тагын сыр тезәбез дә икенче яртысы белән каплыйбыз.
Бер тәлинкәдә йомыркага горчица өстәп, туглап куябыз. Икенчесенә он илибез, ә өченчесендә вакланган сохари булачак.
Сырлы-ветчиналы итне башта онда әвәләргә, аннан йомыркага манып алырга, шуннан сохарида әвәләргә дә үсемлек мае салынган табада һәр ягын 3-4 минут кыздырырга.
Фото: vkusnoisrael.com
  • Читайте нас: