Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
2 декабрь 2019, 17:10

Лимон рулеты

Камыр: 1 банка куертылган сөт

Камыр: 1 банка куертылган сөт, 2 йомырка, 0,5 бал калагы чәй содасы, 1 стакан он.

Эчлек: 2 лимон, 1 стакан шикәр комы.

Эчлек өчен юылган лимонны кисеп, орлыкларын алырга һәм кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәрергә.
Шикәр комы сибеп, яхшылап болгатырга.
Йомырка, куертылган сөт, чәй содасы һәм онны сыек камыр барлыкка килгәнче тугларга. Камырны майланган табага агызырга һәм 200 градуслы духовкага куярга. Корж алтынсу төскә кергәч, якынча 7-10 минуттан, коржны алырга һәм сөлге өстенә салырга. Тиз генә эчлекне җәеп, рулет итеп төрергә.
Читайте нас: